Республикада 5 меңнән артык кеше даими инсулин кулланып яши

Татарстанда 80 меңнән артык кеше шикәр авыруыннан интегә. 30,5 мең кеше инвалид дип табыла.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстанда 80 меңнән артык кеше шикәр авыруыннан интегә. 30,5 мең кеше инвалид дип табыла. 2009 елда шикәр чире булган кешеләр саны 11 процентка арта. Бу турыда бүген Казанда “Бергә шикәр авыруын җиңик” темасына үткән “түгәрәк өстәл” утурышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
Әңгәмәдә шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы Энгель Хәсәнов, Республика клиник хастаханәсенең Диабетология үзәге табиб-эндокринологы Нина Куприянова һәм “Илкүләм биотехнологияләр” ачык акционерлык җәмгыятенең җитештерүне үстерү буенча директор урынбасары Галина Асташкина катнаштылар.
14 ноябрьдә билгеләп үтәчәк Бөтендөнья диабет көне уңаеннан үткәрелгән “түгәрәк өстәл” утырышында шикәр авыруы сәбәпләре, аның билгеләре, дәвалау чаралары, профилактика һәм авыруларны дарулар, аерым алганда инсулиннар белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Энгель Хәсәнов биргән мәгълүматларга караганда, республикада 500дән артык бала һәм яшүсмер шикәр чире белән авырый. “Шикәр авыруының табигате генетика белән бәйле. Кызганычка, медицина әле генетикага тәэсир итә алмый. Соңгы вакытта кешедә шикәр чире булуын алдан фаразлый торган методологияләр барлыкка килде. Әмма ул да әле безне коткарып кала алмый: авыручылар саны елдан-ел арта”, - диде баш эндокринолог.
Татарстанда 5513 кеше даими инсулин кулланып яши. Бүгенге көндә чит илләрдән китертелә торган инсулиннар белән беррәттән авыруларга безнең илдә җитештерелә торган инсулиннар да тәкъдим ителә башлады. Әлбәттә, бу күп кенә кешеләрдә каршылыклы фикерләр уята. “Моннан куркырга һич кирәкми. Россиядә җитештерелә торган инсулиннар да сыйфаты ягыннан чит илләрдә җитештерелгәннәрдән бер дә калышмый”, - дип белдерде Фәридә Яркәева.