Мөслимнән быел 76 егет армия сафларына китә

Аларның 15ен Сергиев Посад шәһәренә юлларга планлаштыралар

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Республиканың хәрби комиссариаты тарафыннан Мөслим районыннан 76 егетне армия сафларына озату күздә тотыла, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Егетләрнең яртысы диярлек Түбән Камага барып медицина тикшерүен узган инде. Кичә аларның кайберләре хәрби хезмәткә озатылды да. “76 егетнең 15ен Сергиев Посад шәһәренә җибәрергә уйлыйбыз”, - дип хәбәр итте чакырылыш комиссиясенең резервтагы рәисе Рушат Солтанов.