Эшләп карарга кирәк

Әгерҗедә бүген 700дән артык эшкуар рәсмиләштерелгән

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Соңгы елларда Әгерҗе муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкның динамикалы үсеше күзәтелә. Бүгенге көндә районда 700дән артык эшкуар рәсмиләштерелгән, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Райондагы шушы рәвешле эшкуарлык үсешенә төрле теләктәшлек программалары йогынты ясый. Әйтик, узган елда 7 эшкуар махсус җайланмаларны сатып алу өчен “Лизинг-Грант” программасы буенча 300әр мең сум акча алган.
Азев авылындагы Исмәгыйловларның теплицасында һәм Ямурзиннан Сәхиповларның мини-пекарнясында эш үз куәтенә бара. ТРда урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Тимур Шәһивәлиев эшлекле визиты барышында моны үз күзләре белән күреп инанды.
Исмәгыйловлар теплицаларыннан беренче уңышны инде җыеп та алганнар. Хәзерге вакытта кыяр өлегерергә маташа. Барысы да уңышлы гына үтсә, кышын бу яшелчәләрнең хуҗаларына табыш китерүендә шик юк.