Ф.Мөхәммәтшин: «Коррупциягә каршы көрәштә безгә иң мөһиме – җәмәгатьчелекне күтәрү»

Бүген «Татарстанның коррупциягә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыруда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы һәм республиканың иҗтимагый оешмалары роле һәм урыны» темасына «түгәрәк өстәл» булды
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Татарстанның коррупциягә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыруда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы һәм республиканың иҗтимагый оешмалары роле һәм урыны» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы үткәрелде. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Дәүләт Советы комитетлары тарафыннан оештырылган әлеге утырыш эшенә ТР Дәүләт Советының законлылык, регламент һәм депутат этикасы буенча комитеты рәисе Җәмил Яһудин җитәкчелек итте.
«Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иң беренче сүз алып, алдан бирелгән «Коррупциягә каршы җыелышып сөйләшүләр вакытымы?» соравына җавабында болай диде: «Коррупция дигән явызлыкның тамырын корытырга кирәк. Моның өчен җыелып, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, яшәешебезгә ныклап кереп урнашкан әлеге явызны йолкып алу зарур. Илнең яңа сайланган Президенты, вазифасына керешкәннең икенче көнендә үк, эш максатларының берсе буларак, коррупциягә көрәшне атады. Хәзерге вакытта коррупциягә каршы көрәштә безгә иң мөһиме – җәмәгатьчелекне күтәрү, чөнки тын кабинетларда һәм җинаять кодексларында каралган чаралар һәм башка хокукый нормалар белән генә моны хәл итәрлек түгел. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу эш җиңел түгел, шулай да, күп кенә үсеш алган илләр яшәүнең демократик принцибын урнаштыра, гражданлык җәмгыяте төзи алдылар. Бу хакта Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасында да ачык әйтелгән, бу юнәлештә эшләргә һәм җавап бирергә тиешлеләрнең барысының да эзлекле эш алып барырга, вазгыятьне үзгәртергә кирәклеге билгеләнгән иде».
Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, коррупциягә каршы сәяси партияләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның активлыгын көчәйтергә, халыкның бу мәсьәләгә карашын, битарафлыгын үзгәртергә кирәк, бу «түгәрәк өстәл» шуны күздә тотып оештырыла. «Документ тутыргандамы, белешмә кирәк булса яки башка йомыш белән мөрәҗәгать итсәңме, аерымачык акча сорамасалар да, синнән нәрсәдер көткән кебек итеп торалар. Кабинеттан кабинетка йөреп, шушы хәлгә халык күнегә башлый, бүтән тормыш күрмәгән кебек, шуңа өйрәнә, ияләшә. «Бердәм Россия» партиясе белән «Татарстан - Яңа гасыр» хәрәкәте активлары бу мәсьәләне халык арасында яңадан кузгатып, бу хәл белән килешмәскә дип мөрәҗәгать итә. Киләчәктә үзебезнең кабул итә торган законнарның, әйтик, Хөкүмәт карарларын коррупциягә юл куймаслык итеп эшләргә, дигән фикер бар. Халыкның 54 проценты коррупция белән килешә икән, мондый битарафлыкны игътибарсыз калдырып булмый. Авыл җирендә, районнарда, шәһәрләрдә яшәүче гади халыкның нинди кереме булуын беләбез бит без», - диде ТР Парламенты җитәкчесе.  
  «Түгәрәк өстәл» эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Александр Гусев, «ТЯГ» депутат төркеме җитәкчесе Марат Галиев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, ТР юстиция министры Мидхәт Курманов һ.б. катнашты.