news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләр «Эшкә - велосипедта» бөтенроссия акциясендә катнаша

Акция шәһәрдә елга ике тапкыр уза.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 22 сентябрьдә Түбән Камада яшәүчеләр «Эшкә — велосипедта» бөтенроссия акциясендә катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Акция көн саен велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булу мөмкинлеген күрсәтә, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителми. Бу билгеле бер маршрут һәм вакытка бәйле велопарад түгел, катнашучылар үз эшләре буенча велосипедта бара», — ди оештыручылар.

Бу иртәдә 7:00 сәгатьтән эшкә велосипедта баручыларга волонтерлар бүләк тә таратачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100