news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кабан күле буендагы тарихи бинаны 300 миллион сумга саталар

Бина Кабан күле буенда беренче линиядә урнашкан.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Мәрҗани урамындагы 1,1 мең квадрат метр мәйданлы өч катлы бина сатуга куелган.

Сату турында бушлай белдерүләр сайтында хәбәр ителгәнчә, йортны 299,9 млн сумга саталар. Бина Кабан күле буенда беренче линиядә урнашкан.

2014 елда бинага тулысынча реставрация ясалган, шул исәптән япма плитәләре һәм нигезе алмаштырылган. «Иске бинадан бары тик ике фасад дивары гына калган», — диелә белдерүдә.

Беренче катта ресторан урнашкан, территориясендә парковка да бар. Бина бизнес белән бергә сатыла. Йортның саклык йөкләмәләре дә бар.

Апрель аенда бинаны 350 млн сумга саталар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100