news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягында трамвай йөриячәк

Проектлаучылар фаразлавынча, трамвай тармагы төзүнең беренче этабы 1,4 млрд сумга төшәчәк.

(Чаллы, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). 2022 елда Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягында трамвай юллары салу планлаштырыла. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Мәләкәс аръягында 50 меңгә кадәр кеше яшәячәк. Без 13 километр озынлыктагы трамвай тармагын проектлый башладык. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн сум акча бүленеп бирелде. Проект ел ахырына әзер булырга тиеш. Автотранспорт өчен уңайлык тудырырга кирәк», — диде шәһәр башлыгы.

Проектлаучылар фаразлавынча, трамвай тармагы төзүнең беренче этабы 1,4 млрд сумга төшәчәк, аның өчен 4-4,5 ай вакыт китәчәк.

Беренче этап Сарман тракты буенча «Бумажниковлар» тукталышыннан Фоменко проспектына кадәр һәм аннан Фоменко буенча беренче автомобиль юлы белән кисешкән урынны үз эченә ала. Биредә боҗра булачак. Ике якның да гомуми озынлыгы — 10,2 км (бер якка — 5,1 км).

Сарман тракты буенча трамвай юллары 17нче һәм 18нче микрорайон, Фоменко урамында бүленеш полосасы буенча узачак.

Икенче этапның озынлыгы — 3,2 км (бер якка — 1,6 км), бу — Казан проспекты буенча Муса Җәлил проспекты белән кисешкән урынга кадәр. Күперне исәпкә алып, аны ноябрьгә кадәр проектлаячаклар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100