Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада өч елдан вакансияләр саны 12 меңгә кадәр җитәргә мөмкин
Шәһәрдә квалификацияле кадрларны әзерләү буенча координацион совет утырышы узды.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 2023 елга яңа вакансияләр саны 12 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Бу Түбән Камада эре инвесторлар барлыкка килү фаразлана. Бу турыда Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә район Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Радмир Беляев җитәкчелегендә квалификацияле кадрларны әзерләү буенча координацион совет утырышы узды.
Аның сүзләренчә, ел саен белгечләр мәсьәләсе актуальләшә, бу Түбән Камага гына түгел, ә күрше шәһәрләргә дә кагыла.
Хәзер шәһәрдә эретеп ябыштыручыларга ихтыяҗ зур. Берничә көллият андый белгечләр әзерләүгә карамастан, алар җитми.
Якын арада Түбән Камада «Пятерочка» диспетчерлык пункты ачылачак, анда 300 хезмәткәр кирәк. Микрофибра җитештерә торган заводка 250 тегүче кирәк. Киләчәктә «Рамус молл» оешмасына 3 мең хезмәткәр кирәк булачак.
Ноябрьдә Түбән Камада вакансияләр ярминкәсе узачак, анда эре инвесторлар да җәлеп ителәчәк. Ярминкәгә күрше шәһәрләрдән дә эш эзләүчеләр килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз