Менделеевск районы мәктәпләренә һава чистарту җиһазлары бүләк иттеләр

Эшмәкәр Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһировка 300 мең сумга сертификат тапшырды.

(Менделеевск, 21 сентябрь, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары»). Менделеевск районында депутат Фирдис Абдрахманов район мәктәпләренә 20 һава рециркуляторы бүләк итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Эшмәкәр Мәгариф идарәсе начальнигы Илбар Таһировка 300 мең сумга сертификат тапшырды. Тапшыру тантаналы рәвештә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин, мәктәп директорлары катнашында узды.

Рециркулятор — һаваны чистарту һәм зарарсызландыру өчен җиһаз. Депутат ярдәме белән хәзер мәктәпләрдә барлык куркынычсызлык чаралары күреләчәк.