Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ипотеканы ана капиталы белән түләгәндә еш очрый торган проблемаларны атадылар
Ипотеканы яки башка торак кредитын түләү өчен әти-әниләр балага өч яшь тулганны көтәргә тиеш түгел.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күбесе ипотеканы ана капиталы белән түли. Әмма болай түләүнең минуслары да бар: рефинанслау белән авырлыклар һәм киләчәктә сату белән бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Бу хакта Финанс грамотасы ассоциациясе эксперты Андрей Романовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Ипотека кредитын ана капиталы белән каплаганнан соң бу кредитка башка банкта рефинанслау ясау белән бәйле проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки бөтен банклар да мондый кредитларга рефинанслау ясарга ризалашмый», — диде ул.
Моннан тыш, алга таба күчемсез милекне сатуда да проблемалар килеп чыгарга мөмкин, чөнки бала бу йортның милекчесе булырга тиеш. Бу ситуациядә милекне сату күпкә катлаулырак була.
Шулай ук Андрей Романов искәрткәнчә, ипотека кредитын яки башка торак кредитын түләү өчен әти-әниләр балага өч яшь тулганны көтеп торырга тиеш түгел. Шул ук вакытта акчаларны башка максатта куллану өчен баланың билгеле бер яшькә җитүе кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз