Чаллының ТОСЭР кураторы Эльдар Тимергалиев башкарма комитеттан китте

Дүрт ел эчендә Чаллының алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясенә барлыгы 15,8 млрд сум җәлеп җителгән һәм 6 меңгә якын яңа эш урыннары булдырылган.

(Яр Чаллы , 21 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) белән бәйле мәсьәләләр кураторы үз вазифасыннан киткән. Бу хакта Эльдар Тимергалиев үзенең Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр итте.

  • 34 яшьлек Эльдар Тимергалиев үз эшен 2015 елда шәһәр башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе җитәкчесе урынбасары буларак башлый. 2016 елда бу идарәнең башлыгы була. Шул ук елны Чаллының алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе кураторы итеп билгеләнә.

Дүрт ел эчендә Чаллының алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясенә барлыгы 15,8 млрд сум җәлеп ителгән һәм 6 меңгә якын яңа эш урыннары булдырылган. Бюджетка кергән салымнар 3,5 млрд сумны тәшкил иткән.