Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарәнең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Башкарма комитетның яңа структурасын моңа кадәр № 29 гимназиядә директор булып эшләгән Айзат Мәхмүтов җитәкләячәк.

(Яр Чаллы, 21 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарәнең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Хәзер аны № 29 гимназия директоры булып эшләгән Айзат Мәхмүтов җитәкләячәк.

Автокала мэры Наил Мәһдиев яңа җитәкчегә үз теләкләрен җиткерде: «Чаллы яшьләре үзенчәлекле. Бу тарихи яктан шулай, безнең шәһәрне 20 яшьлекләр төзегән. „КАМАЗ“ төзелеше вакытында уртача яшь 24 булган. Шуннан бирле Чаллы яшьләренең потенциалы төшмәде. Аны тормышка ашыру өчен барлык шартларны да тудырырга кирәк».

Чаллыда Яшьләр эшләре буенча идарә җитәкчесе беренче тапкыр бәйге нигезендә сайланды.