Иске Чүпрәле авылы үзәгендә туя агачлары утырттылар

Шулай ук Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамына брусчатка җәелде, яктылык, чәчәк клумбалары булдырылды.
(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як", Гөлия Фәизова). Чүпрәле районының Үзәк урамын декоратив агачлар бизәде. Биредә туя агачлары утыртылды, дип яза район басмасы. 
 
Быел "Уңайлы мохит формалаштыру" Федераль проекты кысаларында район үзәгендә актив эш алып барылды. Иске Чүпрәле авылының Үзәк урамына  брусчатка җәелде, яктылык, чәчәк клумбалары булдырылды.
 
Планнарда - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе артында  сәхнәсе булган мини-парк булдыру, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе территориясендә яңа паркны төзекләндерү, диелә хәбәрдә.