21 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты, Казан кызы «Татар кызы» финалында Мәскәү данын яклый, Республикада 4,2 млн тонна яңа ашлык җыелды.
Михаил Афанасьев: Шәһәргә якынлык районга кадрлар бирә, әмма проблемалар бар / Лаеш районында яңа производстволар урнашуга газ куәтләре җитмәү комачаулый, дип саный районның элеккеге башлыгы.Данил Салихов: Минем күзләрем ачылып бара – язучылар кул кушырып утырмаячак / "Язучылар белән мәгариф өлкәсе һәрвакыт җитәкләшеп эшләргә тиеш", - ди ул ТР мәгариф министры белән очрашуда.Казанда туган кыз «Татар кызы» конкурсы финалында Мәскәү данын яклаячак / Чара Ижевскида 27 сентябрьдә узачак.Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярминкәләр һәм күргәзмә уза / «Казан» агросәнәгать паркында бакча участокларыннан продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар узачак.Ренат Харис: Өйдә татарча сөйләшмиләр, татар телен кухня теле итеп саклап калыйк / ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.Бу үзенчәлекле тормыш рәвеше: Әхмәтов һәм Җәббаров бакчачы көнендә катнашты / Татарстанда бакчачыларга ярдәм итү чараларын көчәйтәчәкләр, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.Марат Җәббаров: Бүгенге көнгә республикада 4,2 млн тонна яңа ашлык җыелды / Татарстанда бөртеклеләрнең уртача уңышы бер гектардан 30 центнер тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 4,1 центнерга артык.Синоптиклар көчле суыклар турында кисәтә / Иртәгә, 22 сентябрьдә, республика территориясендә төнлә һавада һәм туфракта урыны белән 2 градуска кадәр кырау көтелә.Нижневартовск шәһәре мәктәбендә татар теле сыйныфы ачылды / Яңа сыйныфта белем алырга 7 яшьтән 12 яшькәчә 15 бала гариза язган.Татарстанда шикәр чөгендерен барлык мәйданның өчтән бер өлешеннән җыеп алганнар / Зәй, Буа һәм Нурлат шикәр заводлары мәйданчыкларына 460 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән.Песошин «Алабуга» зонасында «Транснефть-Синтез» яңа заводы ачылышында катнашты / «Транснефть» компаниясе башлыгы Николай Токарев проектны гамәлгә ашыруда актив ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.Республикада 1,7 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды / Быел гомуми мәйданы 438,3 мең квадрат метр булган 7 мең 838 фатирлы 165 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла.Илфир Якупов Мәгариф министрлыгында татарча сөйләшә торган уенчыклар рекламалады / ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.