Үзбәкстаннан кайтып кияүгә чыккан кызның никахын рәсми теркәү алдында зур кыенлыклар туган

Үзбәкстаннан кайтып кияүгә чыккан кызның никахын рәсми теркәү алдында зур кыенлыклар туган

(Ульяновски, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһим). Карсун районы Ногай иле авылы имамы Наил хәзрәт Идиәтуллов мондый гамәлне кеше хокукларын тупас бозу, дип бәяли.

Наил хәзрәт никах укыган, яшь пар гаилә сыйфатында яши башлаган. Ләкин рәсми теркәлү алдында төрле киртәләр корыла икән. Кыз, кияүгә чыккач, Үзбәкстанга барып паспортына рәсми теркәлүдән (пропискадан) чыгуы турында мөһер дә суктырган. Ләкин аңа биредә пропискага керү мөмкин түгел икән. Ул гына да түгел, кызга вакытлыча үз йортында торырга рөхсәт иткән Наил Идиятулловка штраф та салганнар.

Дин әһеле фикеренчә, милиция хиҗаплы хатын-кызларны террористлар дип саный. Дини яктан белемле кызны мәдрәсәдә дәрес бирү өчен дә кулланып булыр иде. Ләкин монысы, милиция фикеренчә, аеруча куркыныч икән. “Мөселман тәрбиясе алган кеше безнең илгә сыймыйдыр. Бездә чын дини кешеләргә караганда, наркоманнар, исерекләр, бандитлар кадерлерәктер инде”, дип уфтана дин әһеле Наил Идиятуллов.