Яшүсмерләр клубларының семинары Югары Осланда үтте

Яшүсмерләр клубларының семинары Югары Осланда үтте

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Кичә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы чираттагы чарасын уздырды. Югары Ослан районында республика буенча таралган яшүсмерләр клубларының семинары булып үтте. «Дети Татарстана» программасы буенча оештырылган бу семинар беренче тапкыр район җирлегендә үткәрелә, моңарчы ул лекцияләр рәвешендә актлар залында гына уздырылып килгән. Семинарда Казан, Балтач, Нурлат, Чистай, Зәй, Минзәлә, Кукмара районы вәкилләре катнашты. Ул спорт-техник юнәлешкә багышланган иде.

Семинарны администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Простатов ачып җибәрде. Ул районның тарихы, килеп чыгышы, халкы, уңышларга ирешкән баскычлары турында сөйләде. Әмма төп басымны спорт-сәламәтләндерү комплексын үстерүгә ясады. Семинарны клуб директоры Ольга Лысачкина дәвам итеп, кунакларны клубның эшчәнлеге, бүгенге торышы белән таныштырды, балалар шөгыльләнә торган барлык заллар һәм тренерлар турында да кыскача мәгълүмат бирде. «Теремок» балалар приюты белән тыгыз элемтәдә булган бу клуб — мөмкинлекләре чикле булган ятим балаларга хезмәт күрсәтә икән. 15 тән артык бу балалар өчен махсус девиз да язылган: «Клуб — ул синең икенче йортың, синең белән шөгыльләнүчеләр — синең гаиләң». Клубта эшләүче психолог та балаларның вакытын файдалы үткәрергә этәргеч ясаучы кешеләрнең берсе. Шахмат, шашка, фитнес, футбол, каратэ, өстәл теннисы, бассейн, картинг, театр студиясе кебек түгәрәкләрне югары белемле, тәҗрибәле кадрлар җитәкли. Моңа кичә төрле район һәм шәһәрләрдән килгән хезмәткәрләр дә инанды. Хакимият һәм министрлык ярдәме белән булдырылган якты бассейн зур игътибарга лаек күренеш булды. Казан клубларының мондый яхшы шартлардан мәхрүм булуы берәүгә дә сер түгел. Шуңа күрә шәһәребез вәкилләре клубларның халәтен яхшырту мәсьәләсе белән Яшьләр эшләре буенча министрлыкта өстәмә белем бирү бүлегенең төп белгече Виктор Фалосинга мөрәҗәгать итте. Мототреалл уздыру да кунакларны шаккатырган тагын бер вакыйга иде. Оештыручыларның берсе — Владимир Кириков:«Районара конкурслар уздырсак, тагын да кызыклырак булыр иде»,—дип әйтте.

Семинар ахырында тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу булды. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр түбән хезмәт хакыннан да зарланып алды. Виктор Фалосин аларның дәрәҗәсен күтәрүне кайгыртырга вәгъдә бирде. Әле яшүсмерләр турында аерым закон да юк икән, шунлыктан бина бирүдә, яхшы шартлар тудыруда авырлыклар туа. Виктор Фалосин яңа гына кабул ителгән карарның төп нигезләмәләрен әйтеп чыкты, эшчәнлекне оештыру, кадрлар белән идарә итү мәсьәләләренә кагылды.