Татарстанның эре шәһәрләрендә һава сыйфаты кискен бозылу автомобильләр саны арту белән аңлатыла

Татарстанның эре шәһәрләрендә һава сыйфаты кискен бозылу автомобильләр саны арту белән аңлатыла

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Соңгы сигез айда Татарстанның эре шәһәрләрендәге атмосфера һавасында азот диоксидлары, формальдегид һәм сероводород күләме арткан. Бүген “Татар-информ” агентлыгында узган интернет-конференциядә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина әнә шулай дип белдерде.

Экология ведомствосы җитәкчесе сүзләренчә, һава сыйфаты начараю, нигездә, автомобильләр саны арту белән аңлатыла. “Бүген нефтьнең барреле шул хәтле кыйммәт ки, республика альтернатив ягулыкның төрле вариантларын карарга тиеш, беренче чиратта – газны. Министрлык бу юнәлештә актив эшләячәк”, - дип ышандырды И.Ларочкина.