Татарстанның Экология министрлыгы Идел-Чулман тыюлыгы тирәсендәге территорияләргә ЮНЕСКО сертификатлары алуга ирешергә ниятли

Татарстанның Экология министрлыгы Идел-Чулман тыюлыгы тирәсендәге территорияләргә ЮНЕСКО сертификатлары алуга ирешергә ниятли

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Идел-Чулман тыюлыгы тирәсендәге территорияләргә ЮНЕСКО сертификатлары алу максатыннан эшне дәвам итәчәк, дип белдерде бүген әлеге ведомство җитәкчесе Ирина Ларочкина“Татар-информ”да узган интернет-конференциядә.

“Без Идел-Чулман тыюлыгына караячак территорияләрне киңәйтү буенча да эшне дәвам итәчәкбез, - диде Ирина Ларочкина журналистларга. – Әлеге территорияләрнең үзгә статусын нигезләү өчен махсус экспедицияләр оештырылачак, өстәмә тикшеренүләр үткәреләчәк. Казанның 1000 еллыгында алынган Идел-Чулман тыюлыгын аеруча сакланучы зона итеп тануга ЮНЕСКО сертификаты соңгысы булмас, дип уйлыйм”.

Министр белдергәнчә, Татарстан мәйданының 2,2 процентын аеруча саклана торган зоналар били, алар барлыгы – 158, шуларның 155е – төбәк дәрәҗәсендә. “Без дөнья практикасында кабул ителгәнчә, 3 процентка омтылабыз”, - дип билгеләп үтте ул.