Түбән Каманың эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре шәһәрлеләрне игътибарлы булырга чакыра

Түбән Каманың эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре шәһәрлеләрне игътибарлы булырга чакыра

(Түбән Кама, 21 сентябрь, "Татар-информ", Николай Фомин). Түбән Камада яшәүче 26 яшьлек егет төнлә кыйналудан соң өч көн комада. Аны Химиклар проспектында кибет янында өч егет кыйнаган. Хәзер зыян күрүче Түбән Кама хастаханәләренең берсендә ята.

Милиция хезмәткәрләре оператив эзләү чаралары вакытында һөҗүм итүчеләрне тоткарлаган. Гаепләнүчеләрнең берсе сак астында, калган икесе шәһәрдән китмәү турында гариза буенча җибәрелгән.

Урамда сугышу очраклары арту сәбәпле, Түбән Каманың хокук саклау органы шәһәрлеләрне игътибарлы булырга һәм барлык аңлашылмаучылыклар турында эчке эшләр идарәсенең дежур частенә хәбәр итәргә чакыра.