Түбән Камада “Розыск” операциясе уза

Түбән Камада “Розыск” операциясе уза

(Түбән Кама, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Николай Фомин). Түбән Кама милиционерлары “Розыск” операциясе кысаларында шәхескә карата кылынган җинаятьләр өчен эзләнүче 5 кешене тоткарлаган.

“Розыск” операциясенең максаты – җинаятьчеләрне тоткарлау, хәбәрсез югалган затларны эзләү һәм кайдалыгын ачыклау. Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе мәгълүматына караганда, бүген 118 җинаятьче эзләүдә, 49 кеше хәбәрсез югалган, алар арасында 6 яшүсмер. Операция 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.