Муниципалитетларның үз территорияләрендә экологик проблемаларын хәл итүгә акчалары җитмәскә мөмкин

Муниципалитетларның үз территорияләрендә экологик проблемаларын хәл итүгә акчалары җитмәскә мөмкин

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Муниципалитетларның үз территорияләрендә экологик проблемаларын хәл итүгә акчалары җитмәскә мөмкин. Бүген “Татар-информ” агентлыгында узган интернет-конференциядә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина әнә шундый хәвеф белдерде.

И.Ларочкина сүзләренчә, киләсе елда ТР Экология фондының республикага тиешле акчалары төбәк дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль берләшмәләр арасында бүленәчәк. Муниципалитетлар ТР Экология фонды акчаларының 40 процентына экологик чараларны финанслау юнәлешләрен һәм күләмнәрен үзләре билгеләргә тиеш булачак. “Кайбер муниципалитетларга бу акчалар җитмәскә мөмкин, аерым алганда, каты көнкүреш калдыклары полигоны төзүгә”, -дип билгеләп үтте И.Ларочкина. Аның фикеренчә, бүген муниципаль берләшмәләр карамагында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нинди вәкаләтләр калырга, ә кайсыларын субъектларның дәүләт хакимияте органнарына тапшырырга тиешлеген тагын бер кат билгеләү зарур.