Корал саткан чаллыларга карата җинаять эше кузгатылган

Корал саткан чаллыларга карата җинаять эше кузгатылган

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тарафыннан өч чаллылыга РФ Җинаять Кодексы 2нче өлешенең 222 маддәсе буенча (законсыз рәвештә корал, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм корылмаларны алу, тапшыру, саклау, йөртү) җинаять эше кузгатылган.

13 сентябрьдә РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда ике Калашников автоматы һәм патроннар саткан вакытта өч кешене тоткарлаган. Оператив чаралар вакытында, җинаятьченең берсе карамагындагы яшерен бинаны тикшерү нәтиҗәсендә сатарга әзерләнгән тагын бер АК-74 автоматы табылган. Хәзер тикшерү тоткарланучыларның каян корал алуларын, сату каналларын һәм корал саклау урыннарын ачыкларга тиеш.