Казан метросында хокук бозучыларның күбесе - исерек шәһәрлеләр

Казан метросында хокук бозучыларның күбесе - исерек шәһәрлеләр

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Казан метросы ачылу вакытыннан 15 хокук бозу очрагы теркәлгән. Нигездә, алар җир асты транспортында йөрергә теләүче исерек шәһәрлеләр булган. Бу хакта бүген Казан Эчке эшләр идарәсенең метрополитенның эчке эшләр бүлеге башлыгы Фидаил Хәбибуллин Казан метросында үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Әлегә метрополитенда җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Бары тик җир асты юлы төзелеше вакытында берничә урлау очрагы булган, нигездә - төсле металл. Шулай итеп, 25-26 майда метроның "Әмәт" станциясе территориясендә 40 метрлы эретеп-ябыштыру аппаратының кабеле урланган. Милиция хезмәткәрләре тарафыннан оператив эзләү чаралары вакытында аны "Казметрострой" эшчеләре урлавы ачыкланган. Әлеге ир-атлар тоткарланган һәм гаепләрен таныганнар. Урланган кабель Сәйдәшев урамындагы төсле металл кабул итү пунктыннан алынган. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта Эчке эшләр идарәсенең метрополитенның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көн саен метроның эшли торган тармагында гына түгел, ә төзелеш баручы өлешендә дә террорчылык актлары һәм башка җинаятьләр буенча кисәтү чаралары алып бара.