^Ирина Ларочкина: "Безне Татарстанның көнчыгыш өлешендә яңа нефть урыннары ачылу көтә"

^Ирина Ларочкина: "Безне Татарстанның көнчыгыш өлешендә яңа нефть урыннары ачылу көтә"

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). "Безне Татарстанның көнчыгыш өлешендә яңа нефть урыннарын ачылу көтүе турында бүген ышанып әйтә алам", - дип белдерде бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Ирина Ларочкина "Татар-информ" агентлыгында интернет-конференциядә.

"Беркемгә дә сер түгел: территориябез шулкадәр өйрәнелгән ки, башка нефть эзләр урын юк кебек. Әмма аны табарга мөмкин булган урыннар бар. Без шуңа якынлашабыз", - дип уртаклашты үз фаразлары белән Ирина Ларочкина. Аның сүзләренчә, гомуми классификация буенча бу урыннарда запаслар күләме күп түгел, әмма алар республика өчен мөһим роль уйнаячак. Татарстанның Фәннәр академиясе каршындагы Ирина Ларочкина җитәкләгән фәнни үзәк кысаларында ТР территориясендә нефть урыннарын эзләү белән шөгельләнүче геолог-белгечләр төркеме эше нигезендә шундый нәтиҗә ясалган.