Ике ел ярым эчендә Түбән Каманың 250 гаиләсе махсус яшьләр программасы нигезендә фатир алган

Ике ел ярым эчендә Түбән Каманың 250 гаиләсе махсус яшьләр программасы нигезендә фатир алган

(Түбән Кама, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Николай Фомин). Түбән Камада 250 гаилә шәһәрдә ике ел ярым эшләүче яшьләр программасы кысаларында фатир алган.

Түбән Каманың яшь гаиләләре торакны 15 елга кичектереп түләү шарты белән ала. Мәсәлән, гаилә 400 мең сумлык бер бүлмәле фатир сатып ала. Әлеге акчаларның 100 меңен шунда ук бирә, ә 300 меңен процентсыз кичектереп түли. Бу сумманы ай саен 5әр мең сум түләргә кирәк. Ссудага хезмәт күрсәтү башлангыч взностан 3 процент тәшкил итә. Моннан тыш, 7,5 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.