«Дүрт татар» яңа сынауларга әзерләнә

«Дүрт татар» яңа сынауларга әзерләнә

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Алия Ибәтова). "Дүрт татар" командасы яңа җиңүләр яуларга уйлый. Бүгенге көндә алар Мәскәүдә булачак югары лига уеннарына ныклы әзерлек алып бара.

18 октябрьдә үткәреләчәк югары лига уеннарының полуфиналында «Дүрт татар» командасы «Санкт-Петербург» җыелма командасы, «Нарды из Абхазии» һәм башка шактый көчле командалар белән көч сынашачак. Бу юлы да «Дүрт татар» бирешергә уйламый. Алар югары лиганың дүрттән бер финалында катнашкан состав белән чыгыш ясаячаклар. Тик ике уенчылары гына авырып китү сәбәпле ярымфиналга бара алмыйлар. Игорь Сивов футбол уйнаганда аягын сындырган, Денис Ерашенин да сәламәтлеге какшау сәбәпле бу ярымфиналда уеннан китеп торырга мәҗбүр. Ә менә Ришад Гыймалетдинов, Дима Черных, Екатерина Скулкина, Михаил Волконадский, Павел Пристанский һәм команданың башка егетләре җиңү өчен бөтен көчләрен куеп әзерлек алып баралар. Соңгы вакытларда ярышларда катнаша алмаган Рөстәм исемле уенчы да командага кире кайткан. Бу егетне гади халык телендә «Флинт» исеме белән атап йөртәләр.

Команда, бөтен әзерлекләр дә тәмамланганннан соң, 3-5 октябрьдә Мәскәүгә юл тотарга планлаштыра.