420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әтнә, 21 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы"). Күңгәр мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры артистлары концерты булды. Әлеге чараны гражданнарның сайлау активлыгы кысаларында үткәрделәр. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.
Иң элек тамашачылар Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова, район советы рәисе Фәрит Нуриев, район советы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмовның чыгышларын тыңлады. Аннары үзара фикер алышканнан соң концерт карадылар.