420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 август, Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, традиция буенча, легендар татар шагыйрен искә алу көне үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 августта 12.00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында (шәһәрнең Гаванская урамы 18 йорты янында) тантаналы чара уза. Анда һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм шигырьләр уку була. Чарада Җәлилнең кызы Люция һәм оныгы Лилиан катнаша.