«Татар-информ»да мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында сөйләячәкләр

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла.
(Казан, 21 август, “Татар-информ”). Бүген – 21 августта, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа уку елында ачылачак яңа мәктәпләр хакында фикер алышачаклар, шулай ук капиталь төзекләндерүдән соң мәктәпләрнең торышы турында сөйләячәкләр.
 
Журналистларның сорауларына төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов белән республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев җавап бирәчәк.
 
«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.