Казанның машина йөртергә яратучылары ОСАГО полисын интернет аша рәсмиләштерә ала

Электрон ОСАГО - кулланучыларның күбесе өчен яңа төр хезмәт, Интернет аша иминиятләштерүче белән аралашу мөмкинлегенә күпләр ияләнеп кенә килә.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Агымдагы елдан ОСАГО килешүенә лицензиясе булган барлык иминият компанияләре килешүне Россия территориясе буенча электрон рәвештә башкарырга тиеш. Полисны иминият компаниясе сайтыннан сатып алырга мөмкин, аңа Россия автоиминиятләштерү берләшмәсе сайты аша керергә була, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте.

Электрон полис кәгазь полисның альтернативасы булып тора. Кәгазь һәм электрон ОСАГО полисының бәясен иминиятләштерүченең бер үк мәгълүмати системасы исәпли, шуңа күрә аерма юк, аны офистан, агенттан яки интернет аша алып булачак.

Электрон полисны сатып алганда, иминиятләштерүче сайтында тиешле юлларны дөрес итеп тутыру мөһим. Электрон ОСАГО - кулланучыларның күбесе өчен яңа төр сервис, машина хуҗалары Интернет аша иминиятләштерүче белән аралашу мөмкинлегенә ияләнеп кенә килә.

Электрон полисны сатып алу процедурасы бик гади, аның өчен офистан полис алгандагы документлар таләп ителә: паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында документлар һәм диагностик карта (3 елдан өлкәнрәк машиналар өчен).