Яшел Үзән ЗАГСы фойесына хәйрия тартмасы куелды

Аның максаты – Татарстан Респуб­ликасы балалар хосписы пациентларына ярдәм итү

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Яшел Үзән ЗАГСы фойесында “Мәрхәмәтле эшләр өчен – яраткан йөрәкләрдән” хәйрия акциясе логотиплары ябыштырылган куб куелды. Акциянең максаты – Татарстан Респуб­ликасы балалар хосписы пациентларына ярдәм итү.

Акциядә беренчеләрдән булып шушы көннәрдә генә гаилә корган Диләрә Әгълиуллина һәм Иван Шошевлар катнашты. Тантаналы язылышудан соң, беренче ярдәмне төшерде, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.