Татарстанда җылы һәм коры һава шартлары саклана

Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин

  (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.
Төнлә температура 6-11 градус җылы булса, көндез 21-26 градуска кадәр җылытачак.
Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә 7-10 градус җылы, ә көндез температура 23-25 градус җылы тәшкил итәчәк.
23 август төнендә республикада шулай ук явым-төшем көтелми. Температура 9 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.