Спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында 170 мең турист Татарстанда кунак булган

18 июльдән 8 августка кадәр Казан кунакханәләре 95 процент тулы булган

  (Казан, 21 август, «Татар-информ»). Спортның су төрләре буенча FINA ның XVI Дөнья чемпионатын үткәрү чорында 170 мең турист Татарстанда кунак булган. Казан кунакханәләрен броньлау мәгълүматлары буенча, беренче туристлар 18 июльдә килә башлаган. 18 июльдән 8 августка кадәр Казан кунакханәләре 95 процент тулы булган, 9-16 августта – 70 процент.

Кунаклар Казан Кремлендә, борынгы Болгар шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә булганнар. Казан Кремлендә 320 мең турист һәм экскурсант булырга өлгергән, борынгы Болгар шәһәрендә – 61 мең, борынгы Болгар шәһәрендә – 22,6 мең, Алабугада -165 мең.

Россия Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 июльдән 18 августка кадәр Казанда 6859 чит ил гражданы булган. Спортның су төрләре буенча чемпионатына бигрәк тә Германия, Украина,Төркия, АКШ, Кытай, Франция, Италия һәм башка Европа илләреннән килгәннәр. Шулай ук Япония, Корея, Канада һәм Австралиядән дә туристлар булган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.