Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр полициянең тарих музеенда булды

Ул «Каникулларны иҗтимагый совет белән бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). «Каникулларны иҗтимагый совет белән бергә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы әгъзалары балаларның ялын оештыруга юнәлдерелгән чара үткәрде – Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне шәһәр полиция бүлегенең тарих музеена экскурсиягә чакырды.

Балаларга Әлмәт милициясе тарихы турында иҗтимагый совет рәисе урынбасары, шулай ук бүлекнең ветераннар советы рәисе дә булып торучы Рәшит Ярмиев сөйләде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениебашлыгы, полиция майоры Рамил Кәлимуллин балаларга куркынычсыз селфи кагыйдәләре, велосипед урлаулар һәм моның өчен җаваплылык турында бәян итте.

Кызыксынучан малайлар һәм кызлар экскурсоводны сорауларга күмделәр. Аннары экскурсия музей чикләреннән чыгып, икенче кат фойесында дәвам итте. Бина каршындагы мемориаль стела янында балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм хезмәти вазифалар үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрне искә алдылар.

Рәшит Ярмиев әйтүенә караганда, мондый чаралар балаларда тормыш кыйммәтләрен формалаштыра һәм полициядә хезмәт итүнең дәрәҗәсен арттыра. Балалар экскурсиядән бик канәгать калды, диелә "Әлмәт таңнары" хәбәрендә.