Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты вакытында җинаятьләр саны кимегән – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Республика районнарында да тыныч вазгыять сакланган

 (Казан, 21 августа, “Татар-информ”, Юлия Ревина). Казанда Спортның су төрләре буенча XVI, шул исәптән “Мастерс” категориясендә, дөнья чемпионаты вакытында җинаятьләр саны кимегән, дип хәбәр итте журналистларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин.

“Җинаятьчелекнең гомуми структурасында чемпионатны уздыру вакытында теркәлгән хулиганлык (4тән 2гә), һөҗүм итеп талау (8дән 5кә), талау (56дан 46га), урлау (674тән 627гә) очраклары, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, кимеде”, – диде ул.

Республиканың территориаль полиция бүлекләреннән хезмәткәрләрнең зур өлеше Казанга җибәрелүгә карамастан, районнарда да җинаятьчелек артуга юл куелмаган.

Җыеп кына әйткәндә, куркынычсызлык тәэминатына ТР эчке эшләр территориаль органнарыннан һәм РФның башка төбәкләренннән 5773 хезмәткәр, шулай ук Россия ЭЭМның 1800 эчке хезмәт вәкиле җәлеп ителгән.

Фәтхуллин тәгаенләп узганча, Татарстан башкаласына республиканың 42 районыннан 1594 хезмәткәр килгән. Бигрәк тә Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Азнакай җыелма отрядлары аерылып торган.