420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казан - Даламан юнәлешендәге авиарейс 20 сәгатькә тоткарлана.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” халыкара аэропорты диспетчерлек хезмәтендә белдерүләренчә, «Трансаэро» авиакомпаниясе самолеты Казаннан 20 августта 17.35 сәгатьтә очарга тиеш булган, әмма рейс кичектерелгән. Бу тоткарлык һава судносының техник төзексезлеге белән бәйле, шуңа очкыч алмаштырылачак. Соңгы мәгълүматларга караганда, һава судносы 14.30 сәгатьтә рейска кузгалачак.