Чирмешәндә узачак марафонда катнашырга чакыралар

Ул районның 85 еллыгына багышлана

  (Казан, 21 август, “Татар-информ”). 23 августта район үзәгендә Чирмешәннең 85 еллыгына багышланган велосипедта узыш оештырыла. Әлеге чараны үткәрүне “Яшь гвардия” иҗтимагый хәрәкәтенең район бүлекчәсе һәм инвалидлар җәмгыяте тәкъдим иткәннәр.

Веломарафонда 15 яшьтән 100 яшькә кадәр чирмешәнлеләр катнаша ала. Җыелу урыны – Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданчык. Төп шарт – велосипед булуы. Ахырдан барлык катнашучыларга чәй табыны корылачакр, дип игълан итте “Безнең Чирмешән” газетасы.