Яшел Үзәнгә өстәмә электричка җибәрелә

Казан-Столбище участогы расписаниедән чыгарыла

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). Шәһәр чите поездлары расписаниесендә кайбер үзгәрешләр күзәтелә.

16 августтан 6304нче поезд (6.04 – Пост Волга станциясеннән) Свияжск-Казан поезды расписаниесе буенча йөри.

Җомга, шимбә һәм якшәмбедә 6001нче поезд Казан-Свияжск билгеләнешендә йөри (Казаннан 9.30да, Пост Волгада – 10.43тә), ә Казан-Столбище участогы расписаниедән чыгарыла, дип хәбәр итә Яшел Үзән җирле басмасы.