“Столичный” автовокзалы 30 августка билетлар сата башлый

Шәһәр һәм республика көне алдыннан өстәмә рейслар гамәлгә куела

  (Казан, 21 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Столичный” автовокзалы 30 августка билетлар сата башлый. Шәһәр һәм республика көне алдыннан бөтен юнәлештә дә өстәмә рейслар гамәлгә куела. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Столичный” вокзалының диспетчер хезмәтендә белдерделәр.

Бүгенннән алып кассалардан теләсә кайсы көнгә билет алырга мөмкин.

Пассажирларга хезмәт күрсәтүләр өстәмә рейсларны Татарстан, шулай ук Россия территориясендә дә оештырырга планлаштырыла. Шулай итеп, Чаллы, Түбән Кама, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, шулай ук Уфа, Стәрлетамак, Оренбург, Самара, Тольятти, Чабаксар, Ульяновск һ.б. шәһәрләргә дә барырга мөмкин.