Сетевая компания Татарстанның ике районында электр чыбыкларын тоташтырды

Тукай һәм Яңа Чишмә районнарында яшен, боз яву һәм давыл нәтиҗәләре оператив юкка чыгарылды

  (Казан, 21 август, «Татар-информ»). “Сетевая компания” ААҖ, подрядчы оешмалар хезмәткәрләре өч көн дәвамында, 17 августта булган давылдан соң, Тукай һәм Яңа Чишмә районнарын электр белән тәэмин итүне җайга салды.
Чистай һәм Чаллы электр челтәрләрендә филиаллар директорлары җитәкчелегендә авария нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаблар оештырылды. Авария-торгызу эшләре буенча гомум җитәкчелекне компания генераль директоры Илшат Фәрдиев үз өстенә алды. Ул ашыгыч рәвештә һәлакәт урынына килде.
Оператив рәвештә, подрядчы оешмаларның һәм “Сетевая компан” ААҖ филиалларының мобиль бригадалары оператив формалаштырылды, махсус техника, запас частьлар һәм эш кораллары белән тәэмин ителде.
18 августта һәлакәт урыннарына ТР Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендәге хөкүмәт комиссиясе килде. Алар авария нәтиҗәләрен бетерү эшләре оештыруны югары бәяләде. Авария-торгызу эшләре кичә төшке аштан соң тәмамланды.