Республикада исерек хәлдә җинаять кылучылар күбәйгән

Авыр җинаятьләр саны да арткан

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда, исерткеч эчемлекләр кулланган килеш кылынган җинаятьләр саны 32,4 процентка арткан. Бу хакта бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Министрлыкның полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләре эшчәнлеген оештыру идарәсенең бүлек башлыгы Геннадий Егоров сүзләренә караганда, быел 7 айда шундый 4657 җинаять теркәлгән. Бу җинаятьләрнең 29 проценты авыр җинаятьләр рәтенә керә. 631 очракта исә зыян күрүчеләр үзләре исерек хәлдә була.

Мондый җинаятьләрнең үсүе алкоголь продукциясенең законсыз әйләнештә булуы белән дә бәйле. Быел 6 айда гына да полиция хезмәткәрләре спиртлы эчемслекләрнең законсыз әйләнешен контрольдә тоту максатыннан 10 мең тикшерү үткәргән һәм 55 мең литрлан да күбрәк алкоголь продукцияне йолып алган. Сыйфатсыз спиртлы эчемлек сату буенча 40 җинаять эше кузгатылган.