Питрәч районына WorldSkills флагы килде

45 нче эшче һөнәрләр дөнья беренчелеге ачылу тантанасы 22 августта Казанда булачак.

(Питрәч, 20 июль, "Татар-информ, "Алга"). Питрәч районында WorldSkills флагын тапшыру тантанасы "Скорлупино" Бөтенроссия фестивале кысаларында узды. Анда район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул флагка Питрәч районы гербының символик сурәте төшерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер WorldSkills хәрәкәте Питрәч районының елъязмасына да язылган.

Кунакларны чемпионат талисманнары - Алтын һәм Алмаз каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, "WorldSkills флагы эстафетасы" проектына ике ел элек Сочида башланды. Ул дөньяның егерме илендә, хәтта космик орбитада да булды. Хәзер Байрак Татарстан буйлап сәяхәт итә. 45 нче эшче һөнәрләр дөнья беренчелеге ачылу тантанасы 22 августта Казанда булачак.