Әлки районы үзәгендә җәяүлеләр бульвары төзелә

Анда яшел зона булачак, затлы яктырткычлар, эскәмияләр, вазоннар урнаштырылачак.
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Базарлы Матак авылында Ленин урамында җәяүлеләр бульвары төзелә. Бу район үзәген төзекләндерү-матурлауның бер этабы. Район басмасы шул хакта хәбәр итә.   Район капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камалова сүзләренчә, биредә бульварга матур брусчатка түшәлә. Анда шулай ук яшел зона булачак, затлы яктырткычлар, эскәмияләр, вазоннар урнаштырылачак.  "Мәңгелек ут һәм Азат итүче солдат һәйкәле тирәләре дә матурлап ясалачак. Бу җәяүлеләр урамы була, бер якта калдырылган автомобиль юлыннан махсус техника гына йөри алачак”,- диде Миләүшә Камалова.