Узган ял көннәрендә Тубыл шәһәрендә 3 нче халыкара «Искәр-җыен” фестивале үтте

“Искәр-җыен” фестивале кысаларында “Искәрнең тарихи язмышы” дигән темага фәнни-гамәли конференция булды һәм төрле номинацияләр буенча үзешчән сәнгать коллективлары конкурсы, ат чабышлары уздырылды
(Төмән, 21 июль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). “Искәр-җыен” фестивале Луиза Шәмсетдинова җитәкчелегендәге төбәк “Мирас” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән менә инде өченче ел үткәрелде. Аны әзерләп үткәрүдә өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Тубыл шәһәре Администрациясе, Тубыл муниципаль районы, Тубыл шәһәр Думасы, Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүче үзәк, Көнчыгыш Казакъстан өлкә Татар иҗтимагый үзәге һәм Ом шәһәре милли-мәдәни мохтәрияте катнашты.
Казаннан зур гына төркем галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар килгән иде: Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының мониторинг юнәлеше җитәкчесе, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессының идарә әгъзасы Дамир Исхаков, Татар энциклопедиясенннән тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәфыйгуллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары Кадрия Идрисова һәм башкалар. Төмән галимнәреннән - тарих фәннәре кандидатлары Игорь Белич белән Зәйтүнә Тычинских (Тубыл), фәнни-гамәли конференциягә зур әзерлек белән килгәннәр иде, Төмән хөкүмәте милли эшләр комитетының дин эшләре бүлеге җитәкчесе Игорь Бобров һәм Тубыл шәһәре хакимияте вәкилләре дә катнашты.
Конференция Тубыл Администрациясенең актлар залында өлкә Диния нәзарәте рәисе, мөфти Галимҗан хәзрәт Бикмуллинның татар Себеренең бакыйлыктагы ата-бабалары рухына Коръән сурәләрен укуы белән ачылды.
Анда ясалган чыгышларның барысы да Себер татарлары тарихына бәйле иде, алар тирән эчтәлекле, әлегә кадәр киң катлам якташларыбызга билгеле булмаган мәгълүматларга бай, йоклаган милли үзаңны уятырлык булды. Игорь Белич себер татарлары тарихын өйрәнү максатыннан башкарылган археологик эзләнүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды, аларның җитәрлек, тынычланырлык түгеллеген белдерде. Дамир Исхаков Искәр-җыенның рухи күренеш булуын ачыклап, аны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәклегенә, аның, Болгар-җыен кебек, бу төбәктә борынгы Себер ханлыгы башкаласы Искәр исеме тирәсендә милли рухи бердәмлекне ныгыту өчен әһәмиятле булуын ачыклап күрсәтте.
Дамир Исхаков себер татарлары өчен шатлыклы бер хәбәр дә алып килгән иде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Татарстан Республикасы бюджетында “Себер һәм себер татарлары тарихы”, “Себер татарлары һәм мәдәнияте” дигән ике китап-дәреслек әзерләп чыгару өчен ярты миллион сум акча каралганлыгы турында әйтте. Татарстан мәдәният министры урынбасары Кадрия Идрисова себер татарларына Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның җылы сәламен, Себернең милләт фидакарьләренә тарихи истәлекләрне саклау юнәлешендә башкарган зур эшләре өчен олы рәхмәтен җиткерде, “Мирас” җәмгыяте җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага һәм аның җитәкчеләренә Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләр, бу эштә чиксез зур ярдәм кхрсәтеп торган эшмәкәр Харис Шәйхәрдәр улына ТАССРның 90 еллыгына багышланган медаль тапшырды.
Фестиваль урман буенда, Тубыл шәһәреннән 18-19 чакрымда Себер ханлыгы башкаласы Искәр торган урынга якын мәйданда барды. Районнардан килгән делегацияләрнең алачыклары милли ашлар белән каршы алдылар фестиваль кунакларын, ат чабышларыннан соң вокал, халык музыка кораллары, бию, нәфис сүз жанрлары буенча үзешчән сәнгать төркемнәренең чыгышлары башланды. Жюри белән Казакъстанның Семипалат шәһәреннән килгән, Көнчыгыш Казакъстан өлкә татар милли үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габделхак Ахунҗанов җитәкчелек итте. Фестивальдә катнашучылар Казан кунакларының котлау сүзләре белән бергә милләт бердәмлеген сакларга өндәп әйткән ялкынлы сүзләрен җылы кабул иттеләр. Уртак уй-фикерләр, уртак хисләр, уртак омтылышлар дулкынында җылы аралаштылар фестивальдә катнашучылар. Искәр-җыенның әһәмияте шуның белән билгеләнде.
Киләчәккә юнәлгән фикерләр дә уртак булды: “Искәр-җыен” фестивален ел саен үткәрергә, аның төп максатларыннан берсе булган милли рухны күтәрү өчен югарырак нәтиҗәләр бирерлек чаралар табарга кирәк, диелде.