Болгар тарихи ядкәрлеген һәм Зөя шәһәрчеген аякка бастыру өчен, “Яңарыш” фондына 141 мең физик зат акча күчергән

Аларның 105е – Спас районында яшәүчеләр

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүгенге көнгә Болгар тарихи ядкәрлеген һәм Зөя шәһәрчеген аякка бастыру өчен, махсус хисап счетына акча кертүчеләрнең саны 141 меңнән артып киткән. Аларның 105е – Спас районында яшәүчеләр. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.
Ул бигрәк тә Актаныш, Буа, Кукмара, Саба районнары, Яр Чаллы, Казан һәм Әлмәт шәһәрләренең бу юнәлештә актив эшләвен билгеләп үтеп, аларга рәхмәтен белдерде. “Хәзерге вакытта күп кенә предприятиеләр бер көнлек хезмәт хакын махсус счетка күчерә. Кайбер оешмалар табыштан алынган акчадан өлеш чыгара”, - диде Т.Ларионова.
Бу эшкә фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре дә кушылган. Президент ярдәмчесе шулай ук республика күләмендә уздырыла торган хәйрия чараларында катнашып, “Ел хәйриячесе” исеменә лаек булучыларны да алдагы сафларда булырга чакырды.
Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, әлеге проектны тормышка ашыруга өлкән яшьтәге кешеләр дә зур өлеш кертә. Мәсәлән, Спас районыннан 103 яшьлек Хәйретдинова Бибинәгыймә беренчеләрдән булып “Яңарыш” фондка акча күчергән. Кайбыч районы башлыгы Җәүдәт Гаффаров үзе һәм ике, дүрт яшьлек оныклары өчен дә акча биргән. Проектта гаиләләре белән катнашучылар саны арта бара, диде Т.Ларионова. Ул шулай ук конфессияләр белән эш алып баруга басым ясады.
“Яңарыш” фонды – ул акча җыю гына түгел, ул рухи яңарышка алып килергә тиеш”, - диде Президент ярдәмчесе, урыннарда оештыру эшләренә зур игътибар бирергә чакырып.