24 июльдә Әлкинең Югары Әлморза авылында бәйрәм булачак

Халык авыл бәйрәмен уздырырга җыена

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Авыл бәйрәме 13 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә төрле уеннар оештырыла, үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең җыр-биюләрен тәкъдим итә. Анда читтә яшәүче авылдашлар да, бәйрәмгә килергә теләге булганнар да рәхим итәр дип көтелә. Иртәдән башлап бәйрәмгә кадәр авыл зиратын чистартуда өмә оештырылачак. Һәркем шушы изге эшкә үз өлешен кертсә иде, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.