2010 елның беренче яртысында хезмәтне саклау чараларына Казан бүлегендә 22 млн.сумга якын финанслар тотылган

ГТЮ Казан бүлегендә 2010 елның беренче яртысында Коллектив килешүнең үтәлешенә йомгак ясалды.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Горький тимер юлы Казан бүлегендә 2010 елның беренче яртысында Коллектив килешүнең үтәлешенә йомгак ясалды.
Коллектив килешүдә каралган төп принцип – җитештерү-икътисади эшчәнлек нәтиҗәсе өчен эш бирүче һәм хезмәткәрнең социаль җаваплылыгын көчәйтү. Узган 6 айда Казан бүлегендә килешүдә каралган төп күрсәткечләр үтәлгән. Йөк төяү күләме, узган елның шул чорына караганда, 28,4 процентка артып, 769,6 мең тонна тәшкил иткән. Йөк әйләнеше күләме дә, 2009 елның гыйнвар-июненә караганда, якынча 10 процентка арткан. Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары планлаштырылганнан 3,6 процентка күбрәк булган. Уртача хезмәт хакына килгәндә, беренче ярты елда аның күләме 22534 сум тәшкил итеп, 2009 елга караганда 16,6 процентка үсүе күзгә ташлана. Башка күрсәткечләрне алганда, эксплуатация чыгымнары 21 млн. сум тәшкил иткән.
Коллектив килешү хезмәт куркынычсызлыгы өчен шартлар тудыру эшен дә җайга сала. 2010 елның беренче яртысында хезмәтне саклау чараларына Казан бүлегендә 21 млн. 958 мең сум финанслар тотылган. Бу хакта ГТЮ Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.