Алабуга районының Яңа Анзирка авылында II Кырлыган фестивале була

Программага бергәләп чәй эчемлеге ясау, осталык дәресләре, «Чәй йоласын кайтару» гастрономик турнир кертелгән.

(Алабуга, 21 июнь, «Татар-информ»,«Алабуга нуры»). 24 июльдә 11.00 сәгатьтә Алабуга районының Яңа Анзирка авылында II Кырлыган (Иван-чәй) фестивале була.

Программада кырлыган, эко-продуктлар һәм халык кәсебе эшләнмәләре ярминкәсе, этник кием сату-күргәзмәсе, конкурслар, «халык чәе» фото-зонасы, җырлар, «Яшәү сәнгате» бию флешмобы, әйлән-бәйлән, зурлар һәм балалар өчен халык уеннары, бергәләп чәй эчемлеге ясау (борынгы ысул), осталык дәресләре, «Чәй йоласын кайтару» гастрономик турнир бар.