news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып тора

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр кабул итү дәүләткә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту эшен көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Эльмира Зарипова: Балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып тора
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Россия Конституциясенә балалар турында кайгыртуның өстенлеген беркетүче төзәтмәләр бары тик уңай реакция генә тудыра. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шундый фикерне белдерде.

«Җәмәгатьчелекнең берсүзсез уңай реакциясен тудырган норма — ул балалар Россия дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге булып тора дигән сүз. Димәк, дәүләт аларның һәрьяклы рухи, әхлакый, интеллектуаль үсешенә ярдәм итәчәк», — диде министр.

Моннан тыш, Конституциядә дәүләт гаилә тәрбиясенең өстенлеген тәэмин итә һәм бала ата-анасыз калган очракта, тәрбияләү бурычын үз өстенә ала, дип күрсәтү күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100