“Ярдәм” үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова Казанның мактаулы гражданины булды

Бүгенге көндә "Ярдәм" укыту-тернәкләндерү үзәгенә Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдә йөзләгән тернәкләнүче килә.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдиновага Казанның мактаулы гражданины исеме бирелде. Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән, Россиядә танылган мөслимәгә бу исемне бирүне Казан шәһәр думасы депутатлары раслады. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайты хәбәр итә. 

"Мәликә Гыйлметдинованың эшчәнлеге Татарстаннан читтә дә билгеле. Ул Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә эшләгән вакытта, Россиядә беренчеләрдән булып күрү, ишетү буенча инвалидларны ислам нигезләренә өйрәтү һәм Коръән укыту өчен методика төзегән", - диелгән хәбәрдә.

Казанда Мәликә Гыйлметдинова катнашында “Ярдәм” мәчете булдырыла. Ул авыру кешеләр өчен яраклаштырып җиһазландырылган.

Бүген әлеге үзәккә Россиянең күп төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән реабилитация, социализация курсларына, төрле категориядәге инвалидларны укыту өчен төрле диндәге йөзләгән тернәкләнүче килә. Шул ук вакытта ислам дине нигезләренә өйрәнергә теләүчеләр Коръән укырга һәм дога кылырга өйрәнә ала.